Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы Марат Ибраһимов Министрлыкның Вконтакте буенча рәсми берләшмәсендә турыдан-туры эфир уздырдылар.
Эфир вакытында Марат Ибраһимов гражданнарның еш бирелә торган сорауларына җавап бирде һәм “Территориаль суд эшчәнлеге модуле” онлайн-сервисы ярдәмендә республика халкының кайсы суд участогына мөрәҗәгать итә алуын аңлатты. Шулай ук портал ярдәмендә дәүләт пошлинасын түләү өчен реквизитлар алырга мөмкин.
Туры эфир трансляциясен сез https://vk.com/wall-185284367_553 сылтамасы буенча карый аласыз.