Берьюлы өч һәм аннан күбрәк бала туу белән бәйле балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында

2008 елның 8 сентябре, дүшәмбе
“Берьюлы өч һәм аннан күбрәк бала туу белән бәйле балалы гаиләләргә социаль ярдәмнең өстәмә чаралары турында” 20 август 2008 елдагы ПУ-397 номерлы ТР Президенты Указы нигезендә, 2009 елның 1 гыйнварыннан берьюлы өч һәм аннан күбрәк бала туган очракта һәр балага 10000 сум күләмендә бер генә тапкыр бирелә торган пособие; берьюлы өч һәм аннан күбрәк туган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә һәр балага 1000 сум күләмендә яшь ярымга кадәр ай саен бирелә торган пособие билгеләнә.
Берьюлы өч һәм аннан күбрәк бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие һәм берьюлы өч һәм аннан күбрәк туган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә һәр балага 1000 сум күләмендә яшь ярымга кадәр ай саен бирелә торган пособие, балалы гаиләләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары белән билгеләнгән социаль ярдәмнең бүтән чараларына хокук булу – булмауга бәйсез рәвештә түләнә.
Указ аңа кул куйган көннән көченә керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International