Баулы муниципаль районында күчмә чара

2022 елның 19 июле, сишәмбе

 Министрлык хезмәткәрләре Баулы муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан “2015-2025 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерделәр.

Чара барышында муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өйрәнелде.

Юридик хезмәт хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, дәүләт вәкаләтләрен һәм дәүләт программалары чараларын үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International