Путинның кабул итү бүлмәләре гражданнарның проблемаларын он-лайн режимда хәл итәчәк

2008 елның 9 сентябре, сишәмбе
“Бердәм Россия” партиясе рәисе Владимир Путинның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре РФ ның барлык 83 субъектында да ачылды һәм эшли башладылар. Бу хакта журналистларга бердәм россиялеләрнең Югары советы рәисе Борис Грызлов хәбәр итте.
Ул кабул итү бүлмәләре челтәрен җәелдерүне 6 сентябрьгә тәмамлау планлаштырылуы һәм бу вакыт кысаларына тулысынча сыешып бетү хакында искә төшереп үтте.
Грызлов сүзләренчә, гражданнарның кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгатьләре саны инде хәзер үк шактый күп. “Гражданнар үз кайгы-борчулары белән килә торган бүтән шундый ышанычлы урын юк кебек фикер туа”,- ди ул. Аның сүзләренчә, мөрәҗәгатьләр саны шулкадәр күп ки, аларны исәпкә алу һәм эшкәртү өчен компьютер программасы булдыру карар ителде.
“Бер генә гариза да җавапсыз калырга тиеш түгел,-дип ассызыклады Грызлов. – Бу он-лайн режимда хәл ителәчәк”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International