РФ Президенты ришвәтчелеккә каршы көрәшне көчәйтүгә юнәлдерелгән указга кул куйды

2008 елның 9 сентябре, сишәмбе
Россия Президенты Дмитрий Медведев ришвәтчелеккә һәм икътисадый җинаятьләргә каршы көрәшне көчәйтүгә юнәлдерелгән указга кул куйды.
“Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының кайбер мәсьәләләре турында” Указы “дәүләт контролен (күзәтчелек итүне) гамәлгә ашырганда икътисадый куркынычсызлыкны, ришвәтчелеккә каршы, оешкан җинаятьчелеккә һәм экстремизмга каршы көрәш, юридик зат һәм индивидуаль эшмәкәрләрнең хокукын яклау гарантияләрен көчәйтү буенча” Эчке эшләр министрлыгы һәм РФ ның эчке эшләр органнары эшчәнлеге белән идарә итүне камилләштерү максатларында әзерләнгән.
Документ, шәхсән, эчке эшләр органнарында “оешкан җинаятьчелек белән көрәш бүлекчәләре җирлегендә, аларның билгеләнгән штат берәмлеге чикләрендә” экстремизмга каршы көрәш бүлекчәсе һәм дәүләт яклавына тиешле затларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бүлекчә булдыруны күз алдында тота.
РФ эчке эшләр органнарының җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәләренә гомумҗинаять юнәлештәге оешкан җинаятьчелек белән көрәш буенча функция, ә РФ эчке эшләр органнарының икътисадый җинаятьләр белән көрәш бүлекчәләренә - ришвәтчелеккә каршы көрәш һәм икътисадый юнәлештә булган оешкан җинаятьчелек белән көрәш функциясе” йөкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International