Законнардагы яңалыклар

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

2023 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясе гражданнарының Россия Федерациясе чикләрендә күчеп йөрү ирегенә, тору һәм яшәү урынын сайлауга хокукы турында” Россия Федерациясе Законының 3 статьясына һәм “Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны миграция исәбенә алу турында” Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”  2022 елның 14 июлендәге 304-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керә.

Үзгәрешләр нигезендә торак урыны милекчесе торак урынында яки тору урыны буенча теркәлгән затларга карата билгеләнгән күләмдәге мәгълүматны (ф.и.о., туган көне һәм урыны, яшәү урыны, тору урыны буенча теркәлү датасы) алар ризалыгыннан башка алырга хокуклы.         

 Миграцион исәпкә алуның дәүләт мәгълүмат системасында булган чит ил гражданнары турында белешмәләр билгеләнгән күләмдә (югарыда күрсәтелгән белешмәләргә өстәмә рәвештә - гражданлык, яшәү урыны буенча теркәү һәм тору урыны буенча учетка кую датасы) яшәү урыны буенча теркәлгән яки торак урынында тору урыны буенча учетка куелган чит ил гражданнарына карата, күрсәтелгән чит ил гражданнарының ризалыгыннан башка, торак урыны милекчесенә бирелә.

2022 елның 14 июлендәге 304-ФЗ номерлы федераль закон Россия Федерациясе хокукый мәгълүматының рәсми интернет-порталында 2022 елның 14 июлендә басылып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International