Муниципаль районнарның ызандаш чикләре мәсьәләләре буенча киңәшмә

2008 елның 9 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә кайбер муниципаль районнарның ызандаш чикләре мәсьәләләрен тикшергән киңәшмә узды.
Сүз авыл җирлекләре, шәхсән, Биектау муниципаль районы һәм муниципаль берәмлекләрнең анклав территорияләре чикләре узу мәсьәләләрен җайга салу турында барды. Бу мәсьәләне тикшерүдә Р.Н.Хәбибуллина – Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Зеленодольск һәм Кайбыч муниципаль районнарының ызандаш чикләре (Зеленодольск муниципаль районы территориясендә Кайбыч муниципаль районының басу аша кишәрлек җире) мәсьәләсен тикшерделәр. Әлеге мәсьәләне тикшерүдә З.Р.Гафаров – Кайбыч муниципаль районы башлыгы, Т.Г.Кәримов – Зеленодольск муниципаль районының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе катнаштылар.
Питрәч һәм Теләче муниципаль районнарының ызандаш чикләре (Питрәч муниципаль районы территориясендә Теләче муниципаль районының басу аша кишәрлек җире) мәсьәләсе Г.Ф.Волостнова – Питрәч муниципаль районы башлыгы урынбасары, Р.Р.Яхина – Теләче муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе катнашында тикшерелде.
Алабуга, Менделеевск муниципаль районнары һәм “Яр Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге (Менделеевск муниципаль районы территориясендә Алабуга муниципаль районының анклав участогы); Алабуга районы һәм “Яр Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлегенең ызандаш чиге) ызандаш чикләренең узу мәсьәләләрен җайга салуны тикшерүдә Р.М.Госманова – “Яр Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты аппараты җитәкчесе, Р.З.Хәбибуллин – Менделеевск муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, А.Г.Сатаров – ТР Алабуга муниципаль районының хокук палатасы рәисе катнаштылар.
Киңәшмә эшендә А.С.Федоров – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков, А.Р.Мөлеков – күчемсез милек кадастры Федераль агентлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җир төзү һәм җир мониторингы бүлеге җитәкчесе, И.И.Зимуров – “Земля” ААҖ РКҮ нең бүлек җитәкчесе катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International