Әйдәп баручы консультант Лилия Шакирова Бурятия Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе консультанты Дарья Андреева белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.
Очрашу барышында Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру тәҗрибәсе яктыртылды, “Түләүсез юридик ярдәм” мәгълүмат системасында эшләү функциясе һәм тәртибе күрсәтелде.
Катнашучылар Татарстан Республикасының “Хокукый белем бирү һәм түләүсез юридик ярдәм бердәм дәүләт порталы” төбәк сегментын сынау экспериментында катнашуы кысаларында мәгълүмат системасын модернизацияләү процессы турында фикер алыштылар.