Министрлыкның кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан ителә

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

2022 елның 11 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вазыйфалар буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә:

  1. финанс бүлеге башлыгы;
  2. оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы;
  3. җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы;
  4. хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы;
  5. хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
  6. җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече (2 вазыйфа);
  7. хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече (2 вазыйфа);

 8.финанс бүлеге башлыгы урынбасары.

Вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы»федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны, кирәкле документларны кушып, конкурс комиссиясе секретарена 2022 елның 31 августында түбәндәге адрес буенча китерергә кирәк: Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт,  109 каб., тел. 222-60-32.

Конкурс комиссиясе утырышы 2022 елның 20 сентябрендә  (якынча) узачак.

Кандидат тестка әзерләнү өчен «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында https://gossluzhba.gov.ru/self-assessment үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International