Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсы игълан ителә

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатларында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсына документлар кабул итү 2022 елның 15 августыннан башлана.

Конкурс 2 номинация буенча үткәрелә:

“Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре”;

“Авыл җирлекләреннән муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат”.

 Гаризалар бирү өчен кирәкле документлар исемлеге, конкурсны оештыру тәртибе һәм үткәрү шартлары “Җирле үзидарә” бүлегендә, “Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсы” бүлекчәсендә урнаштырылган нигезләмә белән билгеләнгән.

Конкурста катнашу өчен документлар 2022 елның 14 сентябренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International