Татарстанның 22 муниципаль районында дуңгызларда африка чумасы аркасында карантин кертелде

2022 елның 12 августы, җомга

ТР Юстиция министрлыгы Татарстанның хокукый мәгълүмат рәсми порталында Татарстан Президентының Татарстанның аерым территорияләрендә карантин кертү турында указларын бастырып чыгарды.

 Шулай итеп, 11 августтан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Яңа Чишмә, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай районнарында африка чумасы буенча карантин билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә африка чумасы учакларын бетерү һәм авыруның таралуын булдырмау буенча чаралар оештыру йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International