Ведомствоара комитетның эшче төркеме әгъзалары белән киңәшмә

2008 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Хокук бозуларны кисәтү буенча эшне комплекслы тикшерүне оештыру һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты утырышында карап тикшерү өчен материаллар әзерләү максаты белән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Ведомствоара комитетның эшче төркем әгъзалары белән киңәшмә узды.
Киңәшмәгә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан, ТР мәгариф һәм фән министрлыгыннан, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан, ТР буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең баш идарәсеннән вәкилләр – эшче төркем әгъзалары чакырулы иде. 2008 елның 16 сентябреннән 18 енә кадәр Ведомствоара комитетның эш планы нигезендә, эшче төркем әгъзаларының ТР ның Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч муниципаль районнарына чыгулары планлаштырыла.
Киңәшмәдә катнашучылар эшче төркем әгъзалары тарафыннан өйрәнелергә тиешле мәсьәләләрне һәм районнарга чыгу белән бәйле оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр. Шәхсән, эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны кисәтү буенча оештыру һәм эшчәнлекне, шулай ук 2007-2011 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программа үтәлешен өйрәнергә һәм югарыда күрсәтелгән районнарда тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне юк итүдә практик ярдәм күрсәтергә ниятли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International