Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен мобиль мәгълүмат-консультация төркеменең районга чыгуы

2022 елның 13 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге мобиль мәгълүмат-консультация төркеме эше кысаларында Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.

Халыкны “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе,  Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы вәкилләре кабул итте.

 Гражданнарның сораулары җир мөнәсәбәтләренә, мирас итү, кредит бирү тәртибенә кагылышлы иде.

Мобиль мәгълүмат-консультация төркеменең чираттагы күчмә чыгышы агымдагы елның сентябрендә Алабуга муниципаль районына планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International