Республика Президенты «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт узучы затларга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне арттыру турындагы Указга кул куйды. Татарстан хәрбиләренә түләү күләме 360 мең сум тәшкил итәчәк.
Документ республика Президенты сайтында һәм хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.