Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне үтәү буенча киңәшмә

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә бурычлылар булып ачык хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

 

2 кварталдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Екатерина Никитина чыгыш ясады.

Киңәшмәдә Бөгелмә, Кайбыч, Түбән Кама, Саба һәм Сарман районнары вәкилләре дә тыңланды.

Министр урынбасары тутырыла торган реестрлар буенча дөрес мәгълүмат бирү һәм куелган бурычларга җаваплы караш кирәклегенә игътибар итте. Җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән хезмәттәшлек итүнең алга таба ысуллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International