Министрлыкта авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү дәвам итә.
Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Буа муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү булды.
Чарада җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова, җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина, шулай ук җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Екатерина Никитина катнашты.
Майя Пашкова катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде. Ралия Гарифуллина актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү өлешендә Буа районы җирле үзидарә органнарының эше турында сөйләде. Екатерина Никитина административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә дә кагылды.