Министрлык хезмәткәрләре Мамадыш муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.
Мамадыш муниципаль районының юридик хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, дәүләт вәкаләтләрен башкарганда эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр бирелде.