Юстиция министры М.М.Корманов ТР Дәүләт Советы сессиясендә

2008 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Өченче чакырылыштагы ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы узды. Президиум депутатлар тикшерүенә 89 мәсьәлә кертте, алар арасында беренче тапкыр, шулай ук икенче һәм киләсе укылышларда карала торган закон проектлары бар. Юстиция министры М.М.Корманов сессиядә 17 муниципаль район җирле үзидарә органнарының мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актлары турында закон проектларын тәкъдим итте, алар беренче, икенче һәм өченче укылышларда карап тикшерелгән һәм кабул ителгән иделәр.
Моннан тыш, министр Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында муниципаль берәмлек территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләүче Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертүче ТР закон проектларын тәкъдим итте. Закон проектлары беренче укылышта кабул ителде.
ТР Дәүләт Советы утырышында, юстиция министры һәм муниципаль берәмлек җитәкчеләре тарафыннан тәкъдим ителгән барлыгы 10 муниципаль район территорияләре чикләрен үзгәртү турында закон проектлары карап тикшерелде һәм кабул ителде. Үзгәрешләр ТР ның Саба, Әлки, Әлмәт, Минзәлә, Апас, Нурлат, Чистай муниципаль районнарына кагыла.
Депутатлар Менделеевск, Тәтеш һәм Буа муниципаль районнары буенча охшаш закон проектларын карап тикшерү вакытын озайту турында карар кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International