Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2022 елның 19 августы, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.

Аттестация комиссиясе карары буенча бер дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм биләп торган вазыйфаларына туры китереп класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 3 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, аттестацияләнүче 3 кеше – дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфасына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде, 2 аттестацияләнүче – өстәмә һөнәри белем алу шарты белән дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International