Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Тукай районының “Солнечный” балалар сәламәтләндерү лагерендә “Киләчәк технологиясе. Квант компьютеры” программасы буенча цифрлы дәрес үткәрде.
Белем бирү проектының чираттагы этабы квант компьютерларына багышланган. Дәрес барышында Айнур Галимов квант компьютерының төзелеше һәм эше турында сөйләде.
Балалар ИТ-технологияләрне үстерүнең яңа юнәлешләре белән кызыксындылар һәм шул исәптән квант исәпләүләре, физик процесслар, киләчәкнең төрле технологияләре турында да төрле сораулар бирделәр.