Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 3 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 2 аттестацияләнүче – өстәмә һөнәри белем алу шарты белән дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм 1 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килми дип танылды.