Бүген Юстиция министрлыгында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучылары өчен Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.
Бәйрәм министрлык аппараты һәм Казан шәһәре җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең балалары өчен оештырылды.
Министр Рөстәм Заһидуллин һәм министр урынбасары Надежда Рагозина булачак укучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аларга кызыклы мәктәп тормышы, яхшы билгеләр һәм тугры дуслар теләделәр.
Тәмле ризыклар, тематик конкурслар һәм уеннар белән күңел ачу программасы, министрлык һәм музей буйлап экскурсияс - болар барысы да бәйрәм кәефе тудырды һәм нәниләргә шатлык бүләк итте.
Соңыннан балаларга тантаналы рәвештә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган бүләк җыелмаларын тапшырдылар, шулай ук алар очрашу истәлегенә Министрлык җитәкчелеге белән бергә фотога төштеләр.
_________
Бәхетле көз һәм ныклы белем Сезгә, кадерле беренче сыйныф укучылары!