Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия юстиция министры Константин Чуйченко “Юстиция кварталы”н ачтылар.
Тантаналы шартларда Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгына һәм Татарстан юстиция министрына “Юстиция кварталы”ннан символик ачкыч тапшырдылар.
Юридик ярдәм үзәгендә Республика дәүләт юридик бюросы һәм Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлеге үз эшчәнлеген алып барачак.
Рөстәм Заһидуллин Үзәк буенча экскурсия үткәрде һәм медиация процедураларын үткәрү өчен бүлмәне күрсәтте, анда видео-конференц-элемтәнең техник мөмкинлеге тәэмин ителгән, бу исә республиканың барлык халкы өчен хокукый ярдәм күрсәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Министр учреждениенең түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә катнашучыларның барысын да координацияләячәген, ә хокукый консультация барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә күрсәтеләчәген әйтте.
“Әлеге үзәк республикада түләүсез юридик ярдәм белән тәэмин итүчеләр өчен бердәм мәйданчык булачак, ул законнарда каралган барлык хокукый ярдәм төрләрен күрсәтә”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Заһидуллин.
_______________
Белешмә өчен: бюро ТР Юстиция министрлыгы карамагындагы учреждение булачак һәм республикада агымдагы елның 1 октябреннән эшли башлаячак.
Муниципальара дәрәҗәдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен Дәүләт юридик бюросының Саба районында бүлекчәсе булачак.