Дума икенче укылышта гражданлык алуны җиңеләйтүче төзәтмәләр кабул итте

2008 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Чәршәмбе көнне Дәүләт Думасы икенче укылышта “РФ гражданлыгы турында” законына төзәтмәләр кабул итте. Әлеге төзәтмәләр нигезендә чит ил гражданнарына һәм Россиягә ватандашларның РФга ирекле күченеп кайтуына булышлык күрсәтү дәүләт программасы кысаларында, килүче, гражданлыгы булмаган затларга ташламалы шартларда россия гражданлыгы биреләчәк.
Закон проектына аңлатмада билгеләнгәнчә, төзәтмәләр нигезендә, дәүләт программасында катнашучы ватандашларга карата, тору кәгазе алган көннән алып РФ территориясендә биш ел дәвамында мәҗбүри берөзлексез яшәү турында, шулай ук яшәү өчен законлы чыганак булуы һәм рус телен белү хакында закон таләпләре гамәлдә булмаячак. Гражданлык алуның гадиләштерелгән режимы, дәүләт программасы кысаларында даими яшәү урыны буларак сайланган РФ субъекты территориясендә яшәү урыны буенча регистрациясе булган ватандашларга тарала.
Россия гражданлыгы бирүнең ташламалы шартларыннан ватандашлар үзләре һәм аларның гаилә әгъзалары файдалана алачак.
“Кертелгән закон проекты кирәкле хокукый тәэмин итү һәм ватандашларның РФга ирекле күченеп килүенә булышлык күрсәтү буенча дәүләт программасының киләчәк үсеше контекстында әзерләнде һәм аларга россия гражданлыгы алу өчен алшартлар булдыруга юнәлдерелгән”, - дип билгеләп үтте документ авторларының берсе, Думаның Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Владимир Плигин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International