Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы татарстанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара уздырды.
Татарстан Республикасы көнен һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү алдыннан «KazanMall» сәүдә-күңел ачу үзәгенә Татарстан Республикасының профильле министрлыклары, федераль органнар белгечләре, адвокатлар һәм нотариуслар чакырылган иде.
Гражданнар өчен торак, җир һәм мирас законнары, социаль һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре аеруча актуаль булды. Чара йомгаклары буенча түләүсез юридик ярдәм сорап 39 мәсьәлә буенча 23 граждан мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чараны уздыруда актив катнашканнары өчен федераль һәм республика хакимият органнарына, Адвокатлар һәм нотариат органнарына, шулай ук «KazanMall» сәүдә-күңел ачу үзәге җитәкчелегенә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерә.