Бүген юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы булды.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләренең үз функцияләрен гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган коррупция куркынычларын бәяләүне үткәрү турында.
2. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең чыгымнарының аларның керемнәренә туры килүен тикшереп тору нәтиҗәләре турында.
Утырыш нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеген элеккеге редакциядә калдырырга карар кылдылар, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан тапшырылган белешмәләрне дөрес һәм тулы дип таныдылар.