Бүген Рөстәм Заһидуллин Алабуга районының 10 нчы номерлы күппрофильле лицеенда Белем көне уңаеннан тантаналы линейкада булды. Бәйрәм линейкасы беренче тапкыр Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү һәм гимннан башланды.
Министр һәм район башлыгы Рөстәм Нуриев укучыларны, педагогларны һәм ата-аналарны яңа уку елы белән котлады.
Рөстәм Заһидуллин үз чыгышында быел беренче тапкыр парталар артына утырып, белем дөньясын ачкан балалар өчен, шулай ук бу уку елының чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплылыгын билгеләп үтте. Ул укытучыларга үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Белем көне» уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.