Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсы игълан ителде

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.

 

Татарстан Республикасы юстиция министрының 2014 елның 18 ноябрендәге  01-02/480 номерлы боерыгы белән расланган конкурс турында нигезләмә “Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегендә, “Үз һөнәрендә иң яхшысы” исеменә Конкурс бүлекчәсендә урнаштырылды.

 

Конкурс турындагы нигезләмәнең 2.5 пунктында каралган документлар һәм видеопрезентацияләр конкурс комиссиясе секретаре Лилия Хәбибуллина электрон адресына 2022 елның 4 октябренә кадәр кабул ителә: Li.Habibullina@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International