Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында закон проекты
2008 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
“Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару сәбәпле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”Федераль законы нигезендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару турында” Татарстан Республикасы закон проекты эшләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында эшче төркем әгъзаларының утырышы узды. Анда сүз эшләнгән закон проекты турында барды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча закон проектын әйтелгән искәрмәләрне исәпкә алып эшләп бетерергә һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте карап тикшерүенә җибәрү турында карар кабул ителде.