Бүген юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Азнакай районы гражданнарын алимент түләүләре мәсьәләләре буенча онлайн-кабул итүдә катнашты.
Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җитәкчелегендә дистанцион рәвештә узды.
Кабул итү барышында ата-ана хокукыннан мәхрүм итү, яшәү урыны буенча теркәүдән төшерү һәм бурычлы кешене эзләү турында гариза бирү тәртибе мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.
Кабул итү барышында бирелгән сораулар барысы да контрольдә тотыла.