Юстиция кварталында Юстиция көненә һәм Россиядә юстиция органнары оешуга 220 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Рөстәм Заһидуллин Россия Юстиция министрлыгының бай тарихын, аның функцияләрен һәм бурычларын безнең республикада дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән тыгыз бәйләнештә торган территориаль идарә гамәлгә ашыруын билгеләп үтте.
Министр Татарстан Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Россия буенча идарәсе арасында урнашкан конструктив хезмәттәшлеккә басым ясады.
“2015 елда безнең ведомстволар арасында төзелгән үзара ярдәм итешү турындагы килешү уртак эшчәнлекне системалаштырырга, мәгълүмат алмашуны җайга салырга мөмкинлек бирде һәм киләчәктә үзара мөнәсәбәтләр кору өчен нигез булды”.
Рөстәм Заһидуллин уртак иҗади эшчәнлекнең бары тик ныгый барачагына, үзара хезмәттәшлекнең яңа формалары барлыкка киләчәгенә, республика үсешенә юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырылачагына ышаныч белдерде.
Бәйрәм чарасы кысаларында республиканың иҗат коллективлары катнашында концерт булды.