Бүген Юстиция министрлыгы җитәкчелегенең Ставрополь крае җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе вәкилләре белән эшлекле очрашуы узды.
Яклар җәмәгать юстициясен заманча үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аппарат хезмәткәрләре эше белән таныштылар, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар.
Визит кысаларында кунаклар өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музее буйлап экскурсия оештырылды. Бу хакта тулырак ТР Юстиция министрлыгы музеена сылтама буенча укып була.