Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән 2022 елның 8 аенда иң мөһим мәсьәләләр буенча хезмәттәшлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә муниципаль регистр формалаштыру һәм анда мәгълүматларны актуальләштерү, җирле үзидарә органнарына консультация-методик ярдәм күрсәтү, шулай ук җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәүгә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.
Соңыннан Мөхәррәм Ибәтов югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен Спас муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге баш белгече – юристы Пугачева Юлия Александровнага Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.