Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәре тарафыннан Зеленодольск районында «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.
Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү, хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу, коррупциягә каршы экспертизаны үткәрүне оештыру мәсьәләләре, республика һәм муниципаль коррупциягә каршы программа чараларының үтәлеше тикшерелде.
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен районда ышаныч телефоны эшли 8 843 71 5-75-59.
Районда коррупциягә каршы эшчәнлек турында тулырак мәгълүмат белән Сез рәсми сайтта таныша аласыз https://zelenodolsk.tatarstan.ru/anticorr.htm