Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Дәүләт белем бирү оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүгә норматив чыгымнарны һәм башлангыч гомуми белем программалары буенча укучыларның кайнар ризык белән туклануының уртача бәясее раслау турында» 2022 елның 14 июнендәге 991 нче карары кабул ителде.
Карар белән расланды:
дәүләт белем бирү оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү һәм оештыру өчен норматив чыгымнар 2023 елга бер укучыга - 58,94 сум, 2024 елга - 61,30 сум, 2025 елга - 63,75 сум;
2023 елга башлангыч гомуми белем программалары буенчабер укучыга уртача кайнар ризык бәясе - 58,94 сум, 2024 елга - 61,30 сум, 2025 елга - 63,75 сум.
Җирле үзидарә органнарына муниципаль белем бирү оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүгә норматив чыгымнарны көненә бер укучыга билгеләү буенча шундый ук карарлар кабул итәргә тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 991 номерлы карары Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2022 елның 14 сентябрендә басылып чыкты һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.