Казан шәһәрендә хокук бозуларны профилактикалау

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Казан шәһәр округында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын өйрәнү буенча чарага әзерлек кысаларында, хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җинаятьчелекне анализлау нигезендә киңәшмәдә катнашучыларга профилактика субъектларының эшчәнлек юнәлешләренә, эшне өйрәнү барышында аларга методик ярдәм күрсәтү кирәклегенә игътибар итәргә дигән бурыч куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International