Цифрлаштыру елы кысаларында Татарстанда 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Kazan Digital Week – 2022 форумы узачак.
Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумының программасы пленар утырышларны, сессияләрне, «түгәрәк өстәлләр» не, техник визитларны, дискуссияләрне, мастер-классларны, мәдәни-таныштыру чараларын үз эченә ала.
Форумның 10 тематик юнәлеше:
- Интеллектуаль транспорт системалары;
- Дәүләт идарәсе өлкәсендә санлы технологияләр;
- Санлы индустрия 4.0;
- Яңа вакыт кибер куркынычсызлыгы;
- Финтех экосистемасы;
- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;
- Сәламәтлек саклау һәм медицинада санлы технологияләр;
- Мәгарифтә санлы технологияләр;
- Мәдәнияттә санлы технологияләр;
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә санлы технологияләр.
Форум 2022 елның Үзәк конгресс-күргәзмә вакыйгасы булырга тиеш, ул Россия төбәкләренең Россия Федерациясенең фәнни-технологик һәм социаль-икътисади үсешен блоклауга юнәлдерелгән санкцияләргә адекват җавап буларак тәкъдим ителә.
Катнашу шартлары турында мәгълүмат, турыдан-туры һәм онлайн катнашуны теркәү, шулай ук контактлар Kazan Digital Week 2022 Халыкара форумы сайтында тәкъдим ителә.
Форум юнәлешләре буенча экспертлар белән әңгәмә сериясенең видеодайджестын монда карарга мөмкин.