Татарстан Республикасы Президентының граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеш өчен премия бирү комитеты премиягә документлар кабул итүне дәвам итә.
Анда катнашуга эшчәнлекләре һәм проектлары җәмәгатьчелек тарафыннан танылган һәм коммерцияле булмаган сектор, гражданлык җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән гражданнар һәм ТР муниципаль берәмлекләренең социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары чакырыла.
Премиягә дәгъва кылучыларның документлары 2022 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Батурин ур., 7А. элемтә өчен телефон: (843) 567-80-96.
Шартлар белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин.