Алабуга районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Юстиция министрлыгы федераль һәм республика хакимият органнары, прокуратура һәм нотариат органнары белән берлектә республиканың Алабуга районында яшәүче халыкка түләүсез юридик консультация уздырачак.

Татарстан халкы хезмәт, башкарма эшчәнлек, салым, пенсия, милек, җир законнары мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм ала алачак.

Кайчан: 22 сентябрь

Кайда: Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 39

Вакыты: 11.00 дән 13.00 гә кадәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International