Казанда Универсиада үткәрү өчен норматив база әзерләү

2008 елның 12 сентябре, җомга
Татарстанда Казанда үткәреләчәк XXYII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың норматив базасын әзерләү башланды. ТР Министрлар Кабинетының Казанда 2013 елда Универсиада үткәрү белән бәйле норматив хокукый акт проектларын эшләү буенча эшче төркем булдыру турындагы боерыгына 2008 елның 25 августында кул куелды.
РФ Президенты Д.А.Медведев Татарстан башкаласында визиты вакытында әлеге спорт чарасы турында:
-“Сочида үтәчәк Олимпия уеннарын әзерләү өчен технологик полигон булачак”, - дип белдерде. Универсиадага төзелүче объектлар социаль әһәмияткә ия булачаклар: бөтендөнья студентлары уеннарына төзелүче объектларның күбесе киләчәктә мәгариф, спорт һәм социаль өлкә ихтыяҗларында кулланылыр дип көтелә.
ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Р.Г.Сәхиева, ТР Дәүләт Советы Аппаратының хокук идарәсе башлыгы Ш.Ш.Яһүдин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының хокук идарәсе башлыгы Р.Ф.Гафиятуллин, ТР финанс министры урынбасары Р.Ч.Сөләйманов, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының методология һәм муниципаль милек мөнәсәбәтләрен формалаштыру бүлеге башлыгы В.И.Лукоянов составындагы, ТР юстиция министры М.М.Корманов җитәкчелегендәге эшче төркем бу хакта Хөкүмәт карарына кул куелгач оешты һәм эшкә кереште. Эшче төркем алдында торучы төп бурыч – Казанда Универсиада үткәрү белән бәйле Татарстан Республикасы норматив хокукый акт проектларын эшләү һәм 2009 елның 1 гыйнварына кадәр ТР Министрлар Кабинетына тәкъдим итү.
Эшче төркем әгъзалары законнар чыгара торган һәм Казанда Универсиада үткәрү өчен кирәкле бүтән норматив хокукый акт проектлары исемлеген әзерләү мәсьәләсен дә тикшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International