Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин дәүләт программасына кертү өчен тәкъдимнәр эшләү буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә дәүләт органнарының хокукый актларын системалаштыру буенча дәүләт программасы структурасы проекты тикшерелде, электрон рәвештә хокукый актлар базасын актуальләштерү һәм аларны кабул итүне җиңелләштерү аның нәтиҗәсе булып торачак.
Йомгаклар буенча дәүләт программасының аерым бүлекләре буенча тәкъдимнәр әзерләү турында карар кабул ителде.