2022 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында кадрлар резервына кертүгә конкурслар игълан ителә.
Конкурста катнашуга гаризаларны 2022 елның 12 октябренә кадәр бәйге комиссиясе секретаре түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһ., Кремль ур., 16 йорт, 109 каб., тел.222-60-32, 222-60-27.
Конкурс комиссиясе утырышы 2022 елның 4 ноябрендә (якынча) узачак.
Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган.