Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация һәм квалификация имтиханын уздыру буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Аттестацияләү комиссиясе карары буенча 3 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм биләгән вазыйфалары нигезендә класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде.
Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 7 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 3 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде, 1 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килми дип танылды.