2022 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узачак.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
1. 2022 елның I яртыеллыгында 2015-2025 елларга Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Министрлык Программасының үтәлеше турындагы мәсьәләне карау.
2. 2022 елның I яртыеллыгында Министрлыкта дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турындагы мәсьәләне карау.
3. Министрлыкта коррупция шартларын киметү буенча күрелә торган чаралар, шул исәптән дәүләт граждан хезмәтенә кабул иткәндә дәүләт граждан хезмәте турындагы законнар таләпләрен үтәү, Министрлык дәүләт хезмәткәрләренең эшкуарлык эшчәнлегендә катнашуын булдырмау турындагы мәсьәләне карау.
4. 2021 ел өчен Министрлыкның декларация чоры кысаларында чыгымнар турында мәгълүмат биргән дәүләт хезмәткәрләренә карата керемнәрнең чыгымнарына туры килүен тикшереп тору нәтиҗәләре.
5. 2022 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында күзәтүне карау.