Дәүләт Думасы Россия әләмен рәсми булмаган чараларда файдаланырга рөхсәт бирде

2008 елның 12 сентябре, җомга
РФ Дәүләт Думасы беренче укылышта “Россия Федерациясе дәүләт флагы турында” конституция законына гражданнарга россия әләмен рәсми булмаган чараларда файдалану мөмкинлеге бирүче төзәтмәләр кабул итте дип хәбәр итә РИА Новости хәбәрчесе.
“Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тарафыннан россия гражданнарын РФ ның дәүләт әләмен, аның сурәтен закон кагыйдәләренә тәңгәл булмаган шартларда файдаланган өчен административ җаваплылыкка тарту очраклары бар”,-дип хәбәр итәләр төзәтмә авторлары. Илнең дәүләт символы бары рәсми шартларда гына файдаланыла ала.
Закон проекты авторлары, “Бердәм Россия” һәм “Справедливая Россия” фракцияләре вәкилләре, гражданнарга дәүләт символын рәсми, шулай ук иҗтимагый һәм спорт чараларында файдаланырга, россия әләмен торак йортларда, биналарда, предприятие һәм оешмаларда элүне рөхсәт бирергә тәкъдим итәләр. Алар фикеренчә, мондый чаралар гражданнарны патриотик тәрбияләүгә ярдәм итәчәк, россиялеләргә ил өчен булган горурлык хисләрен,аңа мәхәббәтне һәм хөрмәт хисләрен ирекле һәм ачык белдерү мөмкинлеге бирәчәк.
Парламентарийлар билгеләвенчә, россия әләмен рәсми булмаган тәртиптә файдалану чикләре РФ Җинаять кодексының 329 маддәсе (РФ дәүләт гербын яки дәүләт флагын мәсхәрә итү) белән чикләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International