ТР Юстиция министрлыгы Милләтләр кроссында катнашты

2022 елның 24 сентябре, шимбә

Бүген Казанда Казансу елгасы яры һәм «Урам» экстрим — паркы территориясендә «Милләтләр кроссы-2022» узды. «Милләтләр кроссы» бөтенроссия йөгерү көне — ел саен сентябрьдә үткәрелә торган иң зур һәм масштаблы спорт чарасы, гадәттә, шимбә яки якшәмбе көннәрендә үткәрелә.

Республика башкаласында стартка Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә кушылды. Катнашучылар 3 километрга йөгерделәр.

Бәйрәм кунаклары өчен иҗат коллективлары катнашында күңел ачу программасы әзерләделәр.

Йөгерештә актив катнашкан өчен Министрлык коллективына рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International