Юстиция министрлыгының Ветераннар советы утырышы

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәте ветераннары советы утырышы узды.

Утырышта ветераннар советы әгъзалары, шулай ук юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева катнашты.

Утырыш барышында ветераннар советының агымдагы елның IV кварталына эш планы турында фикер алыштылар, Халыкара өлкәннәр көнен үткәрү кысаларында чаралар планлаштырдылар.

Ветераннар советы әгъзалары Министрлык ветераннарының ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә һәм мәнфәгатьләрен яклауда ярдәм итүнең, шулай ук аларны Юстиция министрлыгының иҗтимагый тормышына җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International