Кайбыч муниципаль районында күчмә чара

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Министрлык хезмәткәрләре Кайбыч муниципаль районының җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен башкаруны өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.

Чара барышында Кайбыч муниципаль районы җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәте хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җаваплы затлар белән проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International