Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация һәм квалификация имтиханын уздыру буенча аттестация комиссиясе утырышы узды, шулай ук Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында өлкән вазыйфалар төркеменә кадрлар резервына кертү буенча конкурслар уздырылды.
Аттестация комиссиясе карары буенча 3 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм биләгән вазыйфалары нигезендә класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде. 1 кеше квалификация имтиханына килмәде.
Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 5 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торучы вазыйфаларына туры килә дип танылды, 4 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.
Конкурс комиссиясе Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының өлкән төркемгә кертелгән вазыйфаларына кадрлар резервы составына түбәндәгеләрне кертү турында карар кабул итте:
3.Макарова Лариса Дмитриевна;
4. Марянина Валерия Владимировна;
5.Мерзлякова Мария Алексеевна;
6.Сухотина Светлана Александровна;
7.Толмачева Ольга Сергеевна.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!