Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видео аша кабул итү үткәрелде

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән «Хуҗалык кенәгәсе» дигән темага видеоэлемтә булды.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин, «Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре үзәге» Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиесенең инженер-программисты Илсөяр Аликеева, җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашты.

Видеоконференция барышында хуҗалык кенәгәсен алып бару мәсьәләләре тикшерелде, кергән сорауларга җаваплар бирелде, шулай ук проблемалы хәлләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International